«Укы – үкенмәссең!»: журналларга багышланган китапханә сәгате (12+)

11 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Укы – үкенмәссең!» дигән журналларга багышланган китапханә сәгате үтте. Китапханәче басмаларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуы, «пресса» сүзенең безгә каян килеп керүе, журналның газетадан аермасы, вакытлы матбугат басмаларының төрләре турында сөйләде.  
Алга таба балалар китапханәбездә булган журнал һәм газеталар, аларның тематикасы һәм төп сәхифәләре турында белде. «Юный Эрудит», «Мне 15», «Маруся», «Юный натуралист», «Юный техник», «Ялкын» кебек басмалар белән таныштылар. 
Әңгәмә барышында яшүсмерләр актив рәвештә вакытлы матбугатка кагылышлы сорауларга җавап бирде. Үзләренең яраткан журналлары, аларның игътибарын нәрсә белән җәлеп итүе турында сөйләделәр. «Кара, сайла һәм укы!» дигән журнал күргәзмәсендә балалар үзләрен кызыксындырган журналларны тапты. 
Чара азагында укучылар өчен вакытлы матбугат барлыкка килү турында видеоязма тәкъдим ителде. Һәм алып баручы барысын да яшьләр өчен вакытлы матбугат басмалары белән танышу өчен китапханәгә тагын килүләрен теләп калды. 

Поделиться: